Results count: 10934000 (18841306), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Бу предмет 6 өлештән тора: Православие, Ислам, Буддизм, иудаизм, Дөньяви диннәр культурасы тарихы һәм Дөньяви этика. // Source: http://kiziltan.ru/
  2. Боларның берсен укучы (яки ата-анасы) үз теләге белән сайлап ала. // Source: http://kiziltan.ru/
  3. Укыту курсы күпмилләтле Русиянең дини һәм дөньяви традицияләренең нигезе булган рухи идеалларын, аларның бүгенге әәмгыятебез тормышында әһәмиятен күзаллау өчен каралган. // Source: http://kiziltan.ru/
  4. Укыту планы һәм эчтәлеге буенча ул укучыларга гуманитар белем һәм тәрбия бирүнең ике этабы арасында мөһим бәйләгеч звено булып тора: бер яктан — укыту курсы “әйләнә тирә-як” фәнен тулыландыра, икенчедән — 5 нче сыйныфта укытыла башланачак тарих фәненә кереш булып тора. // Source: http://kiziltan.ru/
  5. Укыту курсының үзенчәлекләре шунда: 1) “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” н танылган педагоглар укыта. // Source: http://kiziltan.ru/
  6. 2) Курс дини укыту түгел, ә культурологик характерда алып барыла. // Source: http://kiziltan.ru/
  7. 3) Укыту курсының эчтәлеге Русия гражданын шәхес буларак тәрбияләү максатына яраклаштырылган. // Source: http://kiziltan.ru/
  8. 4) Балаларны тәрбияләү туган як, гаилә, мәдәни традиция кыйммәтләре базасында башкарыла. // Source: http://kiziltan.ru/
  9. 5) өйрәнү өчен бер динне сайлаган укучы өстәмә башка диннәр турында да гомум мәгълүмат ала. // Source: http://kiziltan.ru/
  10. 6) Соңгы дәресләрдә укучылар шәхси яисә коллектив эшләрен күрсәтә. // Source: http://kiziltan.ru/